logo HARUN YAHYA

әт-Тур - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Тур тавы белән ант итәм,"
  • 2. "һәм язып куелган китап белән,"
  • 3. җәелгән төргәктәге.
  • 4. "Һәм зиярәт ителә торган өй белән,"
  • 5. "һәм күтәрелгән түбә белән ант итәм,"
  • 6. һәм тутырылган диңгез белән дә.
  • 7. "Хакыйкатьтә, Раббыгыз газабы булачак,"
  • 8. аны кире кайтаручы нәрсә юктыр.
  • 9. "Күк селкенү белән селкенгән көнне,"
  • 10. һәм таулар кузгалып йөри башлаганда —
  • 11. ул көнне ялганга чыгаручыларга кайгы булсын!
  • 12. Алар сулыкта булып уйнап яталар!
  • 13. Ул көнне алар җәһәннәм утына этеп төшерелерләр.
  • 14. Менә шушы инде сез ялганга чыгарган ут!
  • 15. Сихерме бу? Әллә сез күрмисезме?
  • 16. "Яныгыз шунда! Түзсәгез дә, түзмәсәгез дә сезнең өчен барыбер. Сез кылганыгызга карата гына җәза аласыз!"
  • 17. "Тәкъвалык ияләре, хакыйкатьтә, бакчалар арасында һәм рәхәтлектә,"
  • 18. "үзләренә Раббылары китереп биргәннән ләззәтләнеп, һәм аларны Раббылары тәмуг газабыннан саклаганга шатланалар!"
  • 19. Кылган гамәлегез өчен исәнлектә-саулыкта ашагыз һәм эчегез.
  • 20. Саф-саф тезелгән түшәкләрдә кырын ятып! Һәм Без аларны кап-кара зур күзлеләргә өйләндерәбез.
  • 21. Иман китереп инанганнар һәм иманда аларга ияргән токымнарны исә... Без аларга үз токымнарын китерербез һәм аларның эшләреннән һич бернәрсәне дә киметмәбез. Һәр кеше үзе кәсеп иткәненең тоткыныдыр.
  • 22. Без аларга җиләк-җимештән һәм иттән теләгәннәрен мул итеп тәэмин итәрбез.
  • 23. "Алар анда бер-берсенә касә бирешерләр, ләгу дә булмас анда һәм гөнаһка бирелү дә юк."
  • 24. "Һәм алар тирәсендә, нәкъ кузгатылмаган мәрҗән кебек, яшь егетләр йөреп торалар."
  • 25. "Һәм бер-берсенә, сорашып, мөрәҗәгать итәрләр."
  • 26. "Алар әйтер: «Без элек әһелебез турында кайгырткан идек,"
  • 27. һәм Аллаһ безгә шәфкатьлелек кылды һәм безне утлы давыл газабыннан коткарды.
  • 28. "Без элек Аңа дога илә ялварган идек, хакыйкатьтә, Ул — илтифатлы, рәхимле!»"
  • 29. "Исләренә төшер, син бит Раббыңның нигъмәте белән багучы да түгел, мәҗнүн дә түгелсең."
  • 30. "Яки алар: «Шагыйрь — ул, тәкъдире үзгәргәнгә кадәр көтик әле!» — дип әйтерләр."
  • 31. «Көтегез әле! Сезнең белән мин дә көтеп торырмын!» — дип әйт.
  • 32. Әллә аларга моны төшләре боерамы? Әллә алар тыңламыйча буйсынмаган кавемме?
  • 33. "Яки алар: «Ул аны үзе уйлап чыгарды», — дип әйтерләр. Юк! Алар иман китереп инанмыйлар!"
  • 34. "Әгәр алар хак сөйли торган булсалар, шуңа охшаш риваять китереп бирсеннәр әле!"
  • 35. "Яки алар юк нәрсәдән барлыкка яратылганнармы, яки алар үзләре барлыкка китерүчеләрме?"
  • 36. Әллә алар күкләрне һәм җирне яраттылармы? Юк! Алар инанмыйлар!
  • 37. "Яки Раббыңның хәзинәләре алардамы, яки алар хөкем сөрүчеләрме?"
  • 38. Яки астыртын тыңлар өчен аларның баскычлары бармы? Тыңлаучы ачык дәлил китереп бирсен әле!
  • 39. "Әллә аның кыз балалары булып, сездә ир балалармы?"
  • 40. "Яки син алардан түләм әҗерен сорыйсыңмы, алар исә авыр бурычка чумганнар?"
  • 41. "Яки аларның гаиб-яшерен нәрсәләре бармы, һәм алар язып баралармы?"
  • 42. Әллә алар хәйлә коралармы? Кәфер булучылар исә үзләре хәйләгә эләгүчеләр бит!
  • 43. Яки аларның Аллаһтан башка икенче иләһләре бармы? Алар кушып сөйләгәннән... Аллаһка дан!
  • 44. "Әгәр алар күктән кисәкләр барып төшкәнен күрсәләр: «Куерган, өелеп куйган болытлар», — дип әйтерләр."
  • 45. Яшен белән һәлак ителәчәк көннәрен очратканга кадәр калдырып тор син аларны!
  • 46. "Ул көнне аларның хәйләләре һичнәрсәдән коткармас, һәм аларга ярдәм дә ителмәячәк."
  • 47. "Һәм, хакыйкатьтә, золым кылучыларга моннан башка да газап булыр, ләкин аларның күбесе белми әле!"
  • 48. "Раббыңның хөкемен сабыр итеп көт! Син, хакыйкатьтә, Безнең карамагыбызда бит! Аягүрә торган вакытта Раббыңны мактап тәсбих әйт!"
  • 49. "Һәм төнлә, һәм йолдызлар баткан вакытта да Аңа тәсбих әйтче!"
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс