93. әд-Духә - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Якты иртә белән"
- 2. һәм караңгысы куерган вакыттагы төн белән ант итәмен.
- 3. "Синең Раббың үзеңне ташламады да, ачу да тотмады."
- 4. "Һәм, әлбәттә, әхыйрәт синең өчен әүвәлгегә караганда хәерлерәктер."
- 5. Раббың үзеңә бирәчәк бит һәм син разый булырсың.
- 6. "Ул сине ятим килеш табып алгач, үзеңне сыендырмадымыни?"
- 7. "Һәм сине адашкан килеш табып, Ул үзеңне тугры юлга күндермәдемени?"
- 8. Һәм үзеңне мохтаҗ килеш тапты да үзеңне баетмадымыни?
- 9. Һәм ятимне син рәнҗетмә!