7. "Кәферләр аларны беркайчан да терелтмәячәкләренә инаналар. Әйтче: «Киресенчә, Раббым илә ант итәмен, сез терелтеләчәксез дә, моннан соң исә кылган гамәлләрегез турында үзегезгә хәбәр бирерләр. Бу — Аллаһка җиңел бит!"
8. "Иман китереп Аллаһка, пәйгамбәренә һәм Без иңдергән нурга инаныгызчы! Аллаһ — кыла торган нәрсәләрегез турында хәбәрдар!"
9. "Җыелу көнендә сезне Ул бергә җыяр, бу көн — бер-береңне алдау көне. Кем булса да Аллаһка инанды һәм дә яхшы гамәлләр кылды ки, Ул аның начар эшләрен гафу итәр, мәңгелеккә калдырыр өчен асларында агым сулар агып тора торган бакчаларга кертәчәк. Менә шул — бөек җиңүдер!"
10. Инкарь итүчеләр һәм аятьләребезне ялганга чыгаручылар исә җәһәннәм әһелләредер. Анда алар мәңгегә калачаклар. Һәм ахырлары никадәр начардыр!
11. "Аллаһның рөхсәтеннән башка һичбер бәла каза булмас. Кем исә Аллаһка инанса, Аллаһ аның кальбен тугры юлга юнәлдерер, һәм Аллаһ — һәрнәрсә турында белүчедер."