әс-Саффъ - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Күкләрдә һәм җирдә булучылар Аллаһны мактыйлар. Ул — бөек, хикмәт ияседер."
-
2. "Ий, иман китереп инанучылар! Ни өчен сез кылмаганыгызны әйтәсез соң? "
-
3. Сезнең кылмаганыгызны әйтүегездән Аллаһның нәфрәте олы була.
-
4. "Хакыйкатьтә, Аллаһ, үз юлында нык итеп төзелгән бинага охшаш булып, саф-саф торып сугышучыларны сөядер."
-
5. "Менә Муса үз кавеменә: «Ий, кавемем!» — дип әйтте. «Мин сезләргә Аллаһның рәсүле булганны белә торып, ни өчен мине җәфа чиктерәсез?» Тайпылдылар исә Аллаһ аларның йөрәкләрен тайпылдырды. Аллаһ азгыннарның кавемен тугры юлдан алып бармый бит!"
-
6. "Һәм менә Гыйсә, Мәрйәм углы әйтте: «Ий, Исраил уллары! Хакыйкатьтә, мин сезгә Аллаһның рәсүледер, миңа кадәр Тәүратта иңдерелгәннең хаклыгын раслаучы һәм миннән соң киләчәк рәсүл турында хуш хәбәрне җиткерүчедер. Аның исеме — Әхмәд». Инде ул ачык билгеләр белән аларга килеп җиткәч, алар: «Бу— ачыктан-ачык сихер»,— дип әйттеләр."
-
7. Үзен исламга өндәгәндә Аллаһка яла якканнан да кем гөнаһлырак булыр икән? Аллаһ тугры юлга гөнаһлыларны күндермәячәк.
-
8. "Алар Аллаһның нурын авызлары белән сүндерергә маташалар! Ничек кенә кәферләр күрә алмасалар да, Аллаһ — үз нурын мөкәммәл кылучы."
-
9. "Ул башка диннән өстен булдырыр өчен үз рәсүлен тугры юлга җитәкчелек һәм хакыйкый дин белән җибәрүче, хәтта мөшрикләр күрә алмасалар да."
-
10. "Ий, иман китереп инанучылар! Үзегезне үзәк өзгеч газаптан саклап калырдай сәүдәне күрсәтеп бирергәме соң?"
-
11. "Ул сәүдә — сезләрнең Аллаһ һәм Аның рәсүленә иман китереп инанудан, малларыгыз һәм җаннарыгыз белән Аллаһ юлында көрәшүдәндер. Бу сезнең өчен хәерлерәк, әгәр белсәгез иде!"
-
12. "Ул сезгә гөнаһларыгызны гафу итәр һәм үзегезне астында сулар агып торган бакчаларга кертәчәк, һәм Гаден җәннәтләрендә булучы хуш урыннарга урнаштырыр. Менә нәрсә ул — бөек уңыш!"
-
13. Сез яратканның башкасы исә — Аллаһның ярдәме һәм якын булучы җиңү! Шатландырчы мөэминнәрне!
-
14. "Ий, иман китереп инанучылар! Нәкъ Гыйсә Мәрйәм углы хәвариларга: «Аллаһка кайсыларыгыз минем ярдәмче?» — дип әйткән шикелле Аллаһка ярдәмчеләре булыгызчы! Хәварилар исә: «Без Аллаһка ярдәмчеләрдер»,— дип әйттеләр, Исраил улларының бер өлеше иман китереп инандылар, башка өлеше исә ышанмады. Без инанучыларга дошманнарына каршы көч бирдек, һәм алар өстен чыктылар."
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс