1. әл-Фәтихә - Коран
- 1. "Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, әхыйрәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән."
- 2. "Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы Аллаһка— мактау,"
- 3. "шәфкатьле, рәхимлегә,"
- 4. кыямәт көненең падишаһына!
- 5. Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
- 6. " Безне туры юлдан алып бар,"
- 7. "Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!"