107. әл-Мәгъун - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Динне ялганга чыгаручыны күрдеңме син?"
- 2. "Ул бит ятимне куып җибәрүче,"
- 3. һәм мескенне туйдырырга өндәмәүче.
- 4. "Һәм үкенеч булсын намаз укучыларга,"
- 5. "намазларын чын күңелдән укымаучыларга,"
- 6. "рияланып торучыларга,"
- 7. һәм хәер-садәка бирүдән тыючыларга!