logo HARUN YAHYA

әд-Духан - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."
  • 2. Һәм ачык аңлаешлы китап белән ант итәмен!
  • 3. "Без аны мөбарәк төндә иңдердек. Хакыйкатьтә, Без — үгетләүчеләр."
  • 4. Анда һәрбер хикмәтле әмер аерылып бирелә.
  • 5. "Безнең әмеребез буенча, хакыйкатьтә, Без җибәрүчеләр!"
  • 6. "Раббыңның рәхмәтеннән, Ул, хакыйкатьтә, ишетүче һәм белүче бит!"
  • 7. "Күкләрнең һәм җирнең, һәм алар арасындагы нәрсәләрнең Раббысыннан, әгәр сез инанган булсагыз."
  • 8. "Аннан башка иләһ юк, Ул терелтә һәм үлем бирә. Ул — сезнең Раббыгыз һәм әүвәлге аталарыгызның да Раббысы."
  • 9. "Юк, алар шикләнүдә уйнап яталар!"
  • 10. Күкнең ачык төтен белән киләчәк көнен көтеп тор!
  • 11. Ул кешеләрне каплар. Бу — үзәк өзгеч газап!
  • 12. "«Раббыбыз! Бездән газапны алып җибәр, без иман китерәбез!»"
  • 13. "Кайдан аларга искәртү, аларга аңлатучы рәсүл килгән иде бит?"
  • 14. "Шуннан алар аннан йөз бордылар һәм: «Өйрәтелгән, җенләнгән!» —диделәр."
  • 15. "Без, хакыйкатьтә, газапны азга гына бетерәбез, сез тагы кайтасыз."
  • 16. "Без бик көчле итеп бәргән көнне, хакыйкатьтә, үч алучыбыз."
  • 17. Без аларга кадәр фиргавен кавемен сынап карадык һәм аларга хөрмәтле рәсүл килгән иде:
  • 18. "«Аллаһның колларын миңа кайтарыгыз, мин сезгә ышанычлы рәсүл бит."
  • 19. "Аллаһка каршы күтәрелмәгез, мин сезгә ачык дәлил белән киләмен."
  • 20. Сез мине таш белән атмас өчен Раббыма һәм сезнең Раббыгызга сыенамын.
  • 21. "Әгәр миңа иман китереп инанмасагыз, миннән аерылыгыз»."
  • 22. Һәм ул Раббысына: «Алар — гөнаһкәр кавем!» — дип ялварды.
  • 23. "«Минем колларым белән төнлә чык, сезне артыгыздан куарлар"
  • 24. "һәм диңгезне тыныч килеш калдыр, алар гаркъ булучы гаскәриләр»."
  • 25. "Алар күпме бакчалар һәм чишмәләр калдырды,"
  • 26. "һәм игенлекләр, һәм кадерле урыннарны,"
  • 27. һәм үзендә алар ләззәтләнгән нигъмәтлекне!
  • 28. Менә шулай! Ёәм Без аны башка кавемгә мирас итеп бирдек.
  • 29. "Алар артыннан күк тә һәм җир дә еламады, һәм алардан кичектерелмәделәр дә."
  • 30. "Һәм Без Исраил угылларын хурлыклы газаптан коткардык,"
  • 31. фиргавеннән. Ул чиктән узганнар арасыннан олысы булды.
  • 32. Һәм Без аларны белем буенча галәмнәрдән өстен сайладык.
  • 33. Һәм Без аларга анда ачык сынау булган аятьләр китердек.
  • 34. "Хакыйкатьтә, алар әйтәләр:"
  • 35. «Тик шушы беренче үлемебез генә бит һәм без яңадан терелмәячәкбез.
  • 36. "Әгәр сез рас сөйли торган булсагыз, безнең аталарыбызны китерегез!»"
  • 37. Алар хәерлерәкме яки Түббәгъ кавемеме һәм аларга кадәр булучылармы? Без аларны һәлак иттек. Алар бит гөнаһкәрләр иде.
  • 38. "Күкләрне һәм җирне, һәм алар арасындагы нәрсәләрне Без уйнап бар итмәдек!"
  • 39. "Без аларның икесен дә хаклык белән генә барлыкка китердек, ләкин аларның күбесе белмиләр."
  • 40. "Хакыйкатьтә, аерылу көне — аларның барысының да билгеләнгән вакыты."
  • 41. "Ул көнне дус дусны бернәрсәдән коткара алмас, һәм аларга ярдәм итү дә булмас,"
  • 42. "Аллаһ мәрхәмәтенә ирештергәннән башка. Ул гыйззәт иясе, рәхимле бит!"
  • 43. "Зәкъкум агачы, хакыйкатьтә,"
  • 44. гөнаһлының тәгаме.
  • 45. "Карыннарда эрегән бакыр кебек кайнар ул,"
  • 46. кайнар су кайнаган кебек.
  • 47. «Алыгыз аны! Ыргытыгыз аны тәмуг утының уртасына!
  • 48. Шуннан кайнар суны газаптан башына коегыз.
  • 49. "Әйдә, тәмен таты! Син— гыйззәт иясе, хөрмәтле бит!"
  • 50. "Хакыйкатьтә, сез шик тоткан нәрсә менә шушы»."
  • 51. "Хакыйкатьтә, тәкъвалар имин урында,"
  • 52. "бакчалар һәм чишмәләр арасында,"
  • 53. "атластан һәм чатмадан кием киярләр, һәм бер- берсенең алдында килеш."
  • 54. Менә шулай! Ёәм Без аларны зур кара күзлеләр белән кушабыз.
  • 55. Алар анда иминлектә килеш һәртөрле җиләк- җимешне сорыйлар.
  • 56. "Беренче үлемнән башка алар анда үлемне тоймаслар. Ул аларны тәмуг газабыннан саклый,"
  • 57. Раббыңнан фазыл итеп. Бу бөек җиңү бит!
  • 58. "Без аны, хаклыкта, синең телеңдә җиңел иттек! Шаять, алар искә алырлар!"
  • 59. "Көтеп тор, алар да көтәләр бит!"
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс