• 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, пәйгамбәр! Аллаһтан курык һәм кәферләр белән монафикъларга итагатьтә булма. Хакыйкатьтә, Аллаһ — гыйлем, хикмәт иясе!"

  • 2. "Һәм сиңа Раббыңнан вәхи ителгән нәрсәгә ияр. Хакыйкатьтә, сез кылган гамәлләрдән Аллаһ хәбәрдар!"

  • 3. "Һәм Аллаһка тәвәккәллә, Аллаһ вәкил буларак җитә төшә."

  • 4. "Аллаһ кешенең эчендә ике кальб булдырмады, һәм аналарыгызны сез зыһәр кылган хатыннардан булдырмады, һәм сез уллыкка алганнарыгызны да туган улыгыз итмәде. Болар — сезнең авызыгыздагы сүзегез генә, Аллаһ исә хаклыкны әйтә һәм Ул тугры юлдан алып бара."

  • 5. "Аларга аталары белән эндәшегез. Бу — Аллаһ алдында гаделрәк. Әгәр аларның аталарын белмә-сәгез... сезгә алар — диндә кардәшләрегез һәм якыннарыгыз. Хата кылуыгызда сезгә гөнаһ булмас, ләкин кальбләрегез уйлаганда гына. Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"

  • 6. "Иман китереп инанучыларга пәйгамбәр үзләренә караганда да якынрак, аның хатыннары исә — аларның аналарыдыр. Һәм туган-кардәшлек ияләре Аллаһның китабы буенча берсе икенчесенә иман китереп инанучыларга һәм Мөһаҗирләргә караганда якынрак, сез дусларыгызга яхшылык эшләгән хәлдән башка. Китапта бу шулай итеп язылып куйган!"

  • 7. "Менә Без пәйгамбәрләрдән килешүләрен алдык, һәм синнән дә, һәм Нухтан, һәм Ибраһимнан, һәм Мусадан, һәм Мәрйәм улы Гыйсәдән. Без алардан нык килешү алдык,"

  • 8. тугры кешеләрнең тугрылыгы турысында сорар өчен. Кәфер булучыларга исә үзәк өзгеч газап әзерләнеп куйган.

  • 9. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһның сезгә булган нигъмәтен искә төшерегез әле: сезгә гаскәриләр килгәч, Без аларның өстенә җил һәм сез күрә алмаган гаскәриләр җибәрдек! Сез кылып торганны Аллаһ күрә!"

  • 10. "Менә алар сезнең өстегездән дә, астыгыздан да килделәр, менә сезнең карашларыгыз түбән төште, йөрәкләрегез бугазыгызга килде һәм сез Аллаһ турында төрле нәрсәләр уйладыгыз!"

  • 11. Анда иман китереп инанучылар сыналды һәм нык тетрәү белән тетрәнделәр!

  • 12. Һәм менә монафикълар һәм кальб-күңеллә-рендә чирләре булганнар: «Безгә Аллаһның һәм Аның рәсүленең вәгъдә иткәне ялганнан башка нәрсә булсын?» — дип әйттеләр.

  • 13. "Менә алардан бер өлеш таифә: «Ий, Йәсриб халкы! Монда сезгә тору юк, кире кайтыгызчы!» — диделәр һәм алардан икенче төркем: «Хакыйкатьтә, безнең өйләребез — ялангачлар»,— дип пәйгамбәрдән изен-рөхсәт сорадылар. Әмма аларның өйләре ялангач булмадылар, тик алар качарга гына теләделәр."

  • 14. "Әгәр аларга тирә-яклардан кергәләгән булсалар, соңында алардан фетнә турысында сораган булсалар, алар аны, әлбәттә, кылырлар иде һәм бик аз гына вакытка анда калырлар иде."

  • 15. "Һәм алар элек, артларына әйләнмәскә дип, Аллаһ белән килешү төзегәннәр иде. Аллаһ белән булган килешү соралачак әле."

  • 16. "«Әгәр сез үлемнән яки үтерештән качсагыз, сезгә качу файда бирмәс, сез ул чакта аз гына файдаланырсыз» — дип әйт!"

  • 17. "«Әгәр Аллаһ сезгә яманлык теләсә яки сезгә мәрхәмәт теләсә, кем соң сезне Аннан саклый алыр икән?» — дип әйт. Алар үзләренә Аллаһтан башка саклаучыны да, ярдәмчене дә тапмаслар?"

  • 18. "Аллаһ сезнең арагызда булган тыючыларны да, үз кардәшләренә: «Әйдә безнең янга килегез!» — диючеләрне дә белә. Кыюлык күрсәтүләре дә бик аз,"

  • 19. "сезгә карата саранлык белән! Әгәр хәвеф килсә, аларның сиңа караганнарын күрәсең: үлемнән һушы киткән берәүнеке шикелле күзләре әйләнеп торалар. Әгәр хәвеф китсә, алар хәерлеккә саран булып, сезне үткен телләре белән әрнетәләр. Алар һич иман ки тереп инанмадылар һәм Аллаһ аларның гамәлләрен буш итте! Аллаһка бу бик җиңел булды!"

  • 20. "Алар китмәде дип исәплиләр, әгәр аерым төр кемнәр килсә, сезнең турыда сорашып торыр өчен алар бәдәви гарәпләр арасында булырга теләрләр иде. һәм алар, сезнең янда булсалар, бик аз сугышырлар иде."

  • 21. Аллаһны һәм әхыйрәт көнен өмет иткән һәм Аллаһны күп искә алучы өчен Аллаһның рәсүлендә сезнең өчен күркәм үрнәк бар.

  • 22. "Иман китереп инанучылар өемнәрне күргәч: «Бу безгә Аллаһның һәм Аның рәсүленең вәгъдә иткәне. Һәм Аллаһ та һәм Аның рәсүле дә хак әйттеләр»,— диделәр, һәм бу аларның иманнарыннан һәм бирелүләреннән башкасын арттырмады!"

  • 23. "Иман китереп инанучылар арасында Аллаһка биргән килешү вәгъдәсенә дөрес булучылар бар, һәм алар арасында инде чигенә җиткәне дә бар, һәм бернәрсәне дә алыштыру белән үзгәртмичә көтеп торучылар да бар,"

  • 24. "туры булганнарга Аллаһ аларның турылыгы өчен әҗер җәзасын бирсен өчен, һәм әгәр теләсә, монафикъларны газап кылсын өчен яки аларны гафу итсен өчен. Хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

  • 25. "Кәфер булучыларны Аллаһ гайрәтләре белән кире какты, алар хәерлеккә ирешмәделәр. Иман китереп инанучыларны Аллаһ сугыштан саклап калды. Аллаһ — көчле, гыйззәт иясе!"

  • 26. "Һәм әһле китаптан аларга ярдәм иткәннәрне Ул ныгытылган урыннарыннан чыгарып ташлады һәм кальб-күңелләренә дәһшәт кертте. Бер фиркане сез үтереп бетерсәгез, икенче төркемен җирлеккә алырсыз!"

  • 27. "Һәм Ул сезне аларның җирләренә, йортларына, малларына һәм аяк та атламаган җиргә варис итте. Аллаһ — һәрнәрсәгә кодрәтле!"

  • 28. "Ий, пәйгамбәр! Үз хатыннарыңа әйт: «Әгәр сез дөнья тереклеген һәм аның бизәкләрен теләсәгез, килегез! Мин сезгә файдалана торган нәрсәләрне бирермен һәм үзегезне күркәм аеру белән аерырмын."

  • 29. "Әгәр исә Аллаһны һәм Аның рәсүлен, һәм әхыйрәт йортын теләсәгез инде ... Аллаһ сездән яхшылык кылучы хатыннарга бөек әҗер әзерләгән!"

  • 30. "Ий, пәйгамбәр хатыннары! Әгәр сезнең арагыздан берәрегез ачык фәхишәлек кылса — аңа газап икеләтә артык булып икеләнер. Аллаһка бу җиңел бит!"

  • 31. "Һәм сезнең берәвегез Аллаһка һәм Аның рәсүленә буйсынса һәм игелекле эшләр эшләсә, аңа әҗерен Без ике мәртәбә бирербез. Һәм Без аның өчен мул ризык әзерләдек!"

  • 32. "Ий, пәйгамбәр хатыннары! Сез башка бер хатын кебек түгел бит. Әгәр сез тәкъва булсагыз, сүзләрегездә йомшак булмагыз, хәтта кальбендә авыру булган өметләнмәсен дип, һәм тиешле сүзне генә сөйләгез."

  • 33. "Үз өйләрегездә торыгыз, әүвәлге наданлык заманындагы бизәкләнү белән бизәкләнмәгез, һәм намаз үтәгез, зәкәт бирегез, Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьтә булыгыз. Аллаһ сезне, әһле бәйтне шакшылыктан читләштерергә тели һәм үзегезне пакьләү белән пакьләргә тели!"

  • 34. "Һәм өйләрегездә Аллаһның укыла торган аятьләрен һәм хикмәтне исегезгә төшерегез! Хакый катьтә, Аллаһ — ягымлы, хәбәрдар!"

  • 35. "Мөселман ирләр һәм мөселман хатыннар, иман китереп инанучы ирләр һәм иман китереп инанучы хатыннар, буйсынучы ирләр һәм буйсынучы хатын нар, сүзгә туры ирләр һәм туры хатыннар, сабыр ирләр һәм сабыр хатыннар һәм түбәнчелекле ирләр һәм түбәнчелекле хатыннар, садәка бирүче ирләр һәм садәка бирүче хатыннар, ураза тотучы ирләр Һәм ураза тотучы хатыннар, үзләренең гыйффәтен саклаучы ирләр һәм гыйффәтен саклаучы хатыннар, Аллаһны күп иттереп искә алучы ирләр һәм Аллаһны күп иттереп искә алучы хатыннар... аларга Аллаһ ярлыкау һәм бөек әҗер әзерләгән!"

  • 36. "Иман китереп инанучы иргә, иман китереп инанучы хатынга да, Аллаһ һәм Аның рәсүле бер эштә хөкем кылганнан соң, аларның эшләрендә ихтыяр кылу булмас. Кем булса да Аллаһка һәм Аның рәсүленә каршы килеп, мәгъсыять кылса, ул ачык адашу белән адашты инде."

  • 37. "Һәм менә син Аллаһның нигъмәте булганга һәм син нигъмәтләнгәнгә әйткән идең: «Хатыныңны үз яныңда тотып калдыр һәм Аллаһтан курык! Һәм син күңелендә Аллаһка ачык булганны яшердең һәм кешеләрдән курыктың. Аллаһтан курку исә хаклырак! Зәйед аңа карата теләген үтәгәннән соң, хәтта асрауга алганнарының хатыннары белән иман китереп инанучыларга теләгәннәрен үтәүдә тартыну булмасын дип, Без сине аңа өйләндердек, һәм Аллаһ әмер иткән үтәләдер!"

  • 38. Элек булганнарга карата куелган Аллаһның гадәте буенча пәйгамбәргә Аллаһның аңа тиешле иткәнендә гөнаһ юк. Аллаһның әмере тәкъдир ителгән иде!

  • 39. "Аллаһның җибәргәннәрен җиткерүчеләргә һәм, Аннан гына куркып, Аллаһтан башка берәүдән дә курыкмаганнарга! Һәм Аллаһның хисапчы булуы җитә төшкән!"

  • 40. Мухәммәд сезнең ирләрегездән беркемнең дә атасы булмады! Ләкин ул — Аллаһның рәсүле һәм пәйгамбәрләрнең мөһере. Аллаһ һәрнәрсәне белә!

  • 41. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһны күп зикер белән искә алыгыз!"

  • 42. "Иртәсен дә, кичен дә Аңа тәсбих әйтегез!"

  • 43. "Ул шулдыр ки, кем сезне золымлык карангылыгыннан нур яктылыгына чыгарыр өчен Үзе дә һәм Аның фәрештәләре дә фатиха бирәләрдер. Ул иман китереп инанганнарга карата рәхимледер!"

  • 44. Аны очратачак көнне аларның исәнләшүләре: «Сәлам!» булыр. Һәм Ул аларга күркәм әҗер әзерләде.

  • 45. "Ий, пәйгамбәр! Без сине шаһит, һәм сөендерү хәбәрен җиткерүче, һәм үгетләүче итеп җибәрдек,"

  • 46. Аның изен-рөхсәте белән Аллаһка өндәүче итеп һәм нурландыручы яктырткыч итеп!

  • 47. Иман китереп инанучыларны сөендерү хәбәре белән шатландыр: аларга — Аллаһның бөек фазылы!

  • 48. "Һәм кәферләргә һәм монафикъларга итагатьтә булма, аларның үпкәләрен ташла һәм Аллаһка тәвәккәллә, һәм Аллаһның вәкил булуы җитә төшкән!"

  • 49. "Ий, иман китереп инанучылар! Иман китергән хатыннар белән никахлансагыз һәм аларга кагылганчы аерылышсагыз ... алар өстендә сезгә карата үзегез санардай гыйддәт юктыр! Аларны бүләкләгез һәм матур итеп җибәрегез!"

  • 50. "Ий, пәйгамбәр! Без сиңа мәһәрләрен биргән хатыннарны һәм синең уң кулың ия булганнарны, Аллаһ сиңа сугыш табышыннан биргәннәрне хәләл иттек, һәм атаң ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ата ягыннан булган апаларыңның кызларын, һәм ана ягыннан булган абыеңның кызларын, һәм ана ягыннан апаларыңның кызларын ... синең белән бергә күчеп китүчеләрдән, һәм үз-үзен пәйгамбәргә биргән иманлы хатын ... әгәр пәйгамбәр аның белән никахланышырга теләсә. Бу бер синең өчен генә, иман китереп инанучыларга түгел! Бу — аларның хатыннарына һәм уң куллары ия булганнарга карата без нәрсәне фарыз итеп куйганны беләбез — хәтта сиңа уңайсызлык булмаса иде дип. Һәм Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"

  • 51. "Син ал ардан үзең теләгәнне соңгарак калдырып тора аласың һәм үзең теләгәндә яныңда калдыра аласың, һәм яныңнан, этәреп җибәргәнеңне үзең теләгәндә таләп итсәң, сиңа гөнаһ булмас. Бу — аларның күзләрен сафландырыр өчен якынрак, алар кайгырмасыннар һәм барысы да син биргәнгә разый булсыннар. Сезнең күңел-кальбегездә гене Аллаһ белеп тора. Аллаһ — белүче, йомшак күңелле бит!"

  • 52. "Моннан соң сиңа хатын алу һәм хатыннарны алыштыру рөхсәт ителми, хәтта аларның матурлыклары сине гаҗәпләндереп кызыктырса да, синең уң кулың ия булганнардан башка. Аллаһ — барлык нәрсәләрне күзәтеп торучы!"

  • 53. "Ий, иман китереп инанучылар! Пәйгамбәрнең йортларына, тәгам итүгә рөхсәт ителгәннән башка очракта, кермәгезче, аның вакытын көтмичә. Ләкин чакырыласыз икән — керегез! Һәм әгәр тәгам ләнсәгез сөйләшүгә бирешмичә таралыгыз! Хакыйкатьтә, сездән бу пәйгамбәрне рәнҗетте, ул исә сездән ояла төшә. Аллаһ исә хаклыктан оялмый! Әгәр сез алардан савыт-саба сорыйсыз икән чаршау аркылы сорагыз. Бусы — сезнең кальбләрегезгә дә, аларның кальбләренә дә чистарактыр! Сезгә Аллаһның рәсүлен рәнҗетергә ярамас һәм беркайчан да аның хатыннары белән никахланышырга ярамас! Сездән бусы Аллаһ каршында олы булды бит!"

  • 54. "Сез нәрсә булса да ачык кылсагыз яки аны яшерен эшләсәгез дә, Аллаһ бөтен нәрсә турында белә!"

  • 55. "Аларга аталары алдында, һәм уллары алдын да, һәм ир туганнары алдында, һәм ир кардәшләренең уллары алдында, һәм кыз кардәшләренең уллары алдында һәм хатыннары алдында, һәм уң куллары ия булганнарның алдында гөнаһ булмас! Ьәм Аллаһтан куркыгыз! Аллаһ — барлык нәрсәгә шаһит булучы!"

  • 56. "Хакыйкатьтә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре пәйгамбәргә фатиха биреп торалар! Ий, иман китереп инанучылар! Аңа салават әйтегез һәм сәламләү белән сәламләгез!"

  • 57. "Хакыйкатьтә, Аллаһны һәм Аның рәсүлен әрнетүчеләрне Аллаһ дөньяда һәм әхыйрәттә ләгънәткә дучар итте һәм аларга хурлыклы газап әзерләде."

  • 58. Иман китереп инанучы ирләрне һәм иман китереп инанучы хатыннарны алар кәсеп итеп тапмаганнары өчен җәберләүчеләр үз өсләренә бөһтән һәм ачык гөнаһ өяләр!

  • 59. "Ий, пәйгамбәр! Үз хатыннарыңа, һәм кызларыңа, һәм иман китереп инанучыларның хатын- кызларына әйт: алар капланып йөри торган бөр¬кәнчекләрен өсләрендә якынайтсыннар. Бу аларны танудан якынрак һәм аларны әрнетмәсләр. Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле бит!"

  • 60. "Әгәр монафикълар һәм күңел-кальбләрендә авырулары булганнар, һәм Мәдинәдә сүз таратучылар тыелмасалар, Без сиңа алар өстеннән хөкем сөрү бирербез. Шуннан соң алар сиңа бик әз генә күрше торырлар"

  • 61. "мәлгуньнәр булып. Кайда гына очрасалар да алар алынырлар һәм кырылып үтерелерләр,"

  • 62. элек үтеп киткәннәр турындагы Аллаһның гореф-гадәте буенча. Син Аллаһның горефенә һич алыштыру тапмассың!

  • 63. "Алар синнән сәгать турында сорарлар: «Аның турында, хаклыкта, белем — Аллаһта гына», — дип әйт. Син нәрсә белә алырсың икән? Ихтимал, ул сәгать тиздән булыр!"

  • 64. "Хакыйкатьтә, Аллаһ кәферләрне ләгънәтләде һәм аларга ялкынлы ут әзерләде,"

  • 65. "анда мәңге булыр өчен! Алар ярдәмче дә, яклаучы да тапмаслар."

  • 66. "Ул көнне аларның йөзләре утка атылгач, алар: «Аһ, әгәр без Аллаһка итагатьтә булган булсак иде һәм рәсүлгә итагатьтә булсак иде!» — дип әйтерләр."

  • 67. "Алар: «Раббыбыз, без хуҗаларыбызга һәм олыларыбызга буйсындык, алар безне юлдан адаштырдылар!» — диярләр. "

  • 68. "«Раббыбыз, аларга газапны икеләтә бир һәм аларны олы ләгънәт белән ләгънәтлә!»"

  • 69. "Ий, иман китереп инанучылар! Мусаны җәберләгән кешеләр кебек булмагыз, Аллаһ аны алар сөйләгәннән саф итте һәм ул Аллаһ каршысында хөрмәтле булды."

  • 70. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһтан куркыгыз һәм туры сүз сөйләгез!"

  • 71. "Ул сезнең эшләрегезне төзек кылыр һәм сезгә гөнаһларыгызны ярлыкар. Кем Аллаһка һәм Аның рәсүленә итагатьтә булса, ул бөек уңышка иреште инде!"

  • 72. "Без күкләргә, һәм җиргә, һәм тауларга әманәт тәкъдим иткән идек. Алар исә аны йөкләп барудан баш тарттылар һәм аннан курыктылар. Кеше исә күтәреп китте — ул үз-үзенә золымлык кылучы һәм надан булды бит —"

  • 73. "монафикъ ирләрне һәм хатыннарны, һәм мөш-рик ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ газапласын өчен, һәм иман китереп инанучы ирләрне һәм хатыннарны Аллаһ ярлыкасын өчен! Аллаһ ярлыкаучы, рәхимле бит!"

БҮЛЕШҮ
logo
logo
logo
logo