95. әт-Тин - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме .белән... Инҗир вә зәйтүн белән,"
- 2. Синә тавы белән
- 3. һәм бу имин шәһәр белән ант итәмен.
- 4. Без кешене иң яхшы кыяфәттә яраттык.
- 5. "Соңында исә үзен түбәннең иң түбәненә кайтарырбыз,"
- 6. иман китереп инанып игелекле гамәлләр кылучылардан башкаларын. Һәм алар өчен бетмәс әҗер!
- 7. Моннан соң инде сиңа хөкемне ялган дияргә нәрсә мәҗбүр итәр икән?
- 8. Аллаһ хөкемдарларның иң хикмәтлесе түгелмени соң?