10. Бу — синең кулларың элек әзерләгән өчен һәм Аллаһ колларга карата залим булмаганлыктан.
11. "Кешеләр арасында Аллаһка соңгы чик өстендә гыйбадәт кылучылар да бар: әгәр аңа хәерлек тисә — шуның белән тынычлана, фетнә-сынау тисә— бу дөньяны да, әхыйрәтне дә югалтып, йөзен бора. Бу — ачык югалту!"
12. "Аллаһ урынына үзенә файда да, зыян да итә алмый торган нәрсәгә ялвара, бу — бит ерак адашу!"
13. Ул файдасына караганда зыяны якынрак булганга ялвара. Никадәр начар хуҗа һәм никадәр начар юлдаш та!
14. "Иман китереп инанган һәм игелекле эшләр эшләгәннәрне Аллаһ астында елгалар агып торган бакчаларга кертеп җибәрә. Хакыйкатьтә, Аллаһ теләгән нәрсәсен эшли."
15. "Кем үзенә дөньяда да, әхыйрәттә дә Аллаһ ярдәм итмәс дип уйласа, күккә карап бау сузып, аны кисеп җибәрсен һәм хәйләсе аның ачуын китергән нәрсәне юк итәрме икәнен карап торсын."
16. "Һәм шулай Без аны ачык аятьләр итеп иңдердек, һәм, хакыйкатьтә, Аллаһ теләгәнен туры юлга күндерә."
67. "Һәр өммәт өчен Без алар тотканга гыйбадәт кылу йоласын булдырдык! Алар бу эш турында синең белән низаглашмасыннар! Үз Раббыңа өндә, хакыйкатьтә, син туры юлда бит!"
68. "Һәм әгәр алар синең белән сүз көрәштерсә, әйт: «Сезнең нәрсә эшләгәнегезне Аллаһ яхшырак белүче!"
69. Кыямәт көнендә Аллаһ сезнең нәрсә турында бәхәсләшкәнегезне хөкем итәр!»
70. "Аллаһның күкләрдә һәм җирдә булганнарны белгәнен белмисеңмени? Хакыйкатьтә, бу — китапта. Хакыйкатьтә, бу — Аллаһка җиңел!"
72. "Һәм аларга Безнең аятьләребез ачык килеш укылганда кәфер булучыларның йөзендә инкарь итүне тоярсың. Алар Безнең аятьләребезне укыганнарга ташланырга әзер торалар. Аларга: «Мин сезгә моннан да начаррак турында хәбәр итмимме? Ул — ут, аны Аллаһ кәфер булганнарга вәгъдә итте һәм бик яман бу кайту!» — дип әйт."
73. "Ий, кешеләр! Мисал китерелә, колак салыгыз аңа! Хакыйкатьтә, Аллаһтан башка сез ялвара торган нәрсәләр моның өчен бөтенесе бергә җыелсалар да һич вакытта чебен дә ясый алмаслар. Чебен алардан бернәрсәне тартып алып китсә, аннан кире алырга көчләре җитмәячәк. Сораучы да, соралучы да көчсез!"