102. әт-Тәкәсүр - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Байлык арттыру сезне мавыктырды,"
- 2. сез каберләргә барып кергәнче.
- 3. Юк әле! Якын арада белерсез әле.
- 4. Болай гына да түгел әле! Якын арада беләчәксез!
- 5. Юк әле! Әгәр сез шикләнмәслек гыйлем белән белсәгез иде...
- 6. Сез җәһәннәм утын күрәчәксез әле!
- 7. Соңрак сез аны ачык караш белән күрәчәксез!
- 8. "Моннан соң исә, шул көнне сез нигъмәтлек туры сында, әлбәттә, соралачаксыз!"