әл-Мүльк - Коръән - Харун Яхъя
-
1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хөкемендә падишаһлык булучы мөбарәк булсын! Һәм Ул — һәрнәрсәгә кодрәтле!"
-
2. "Ул сезне сынар өчен һәм дә гамәлләрегезгә карата кайсыгыз яхшырак икәнлеген күрер өчен үлем белән тереклекне яратучы. Ул— гыйззәт иясе, кичерүче,"
-
3. кат-кат җиде күкне яратучы. Мәрхәмәтле булучының яратканында һичбер кимчелек-җитешсезлек күрмәссең. Күз сал тирә-юнеңә: берәр җитешсезлек бармы?
-
4. "Янә күзең илә кара тирә-юньгә, ул сиңа гаҗиз һәм алҗыган булып кире кайтыр."
-
5. Шайтаннарны атарга Без дөнья күген кандилләр илә бизәгән идек һәм аларга ут белән газаплауны хәзерләп куйдык.
-
6. Кәфер булучыларга — җәһәннәм газабы! Һәм бигрәк кыйты ахырдыр!
-
7. Үзләрен ташлаганда алар аның үкереп торуын ишеттеләр. Ул кайнап тора.
-
8. Ярсуыннан атылып чыгарга тора. Һәрвакыт төркемне шунда ташлаганда саклаучылар: «Сезгә үгетләүче килмәгән идемени?» — дип алардан сорыйлар.
-
9. "Алар: «Әйе, безгә үгетләүче килгән иде, без исә аны кире кагып, «Аллаһ бернәрсә дә иңдермәде, сез бик нык ялгышасыз, адашу юлында торасыз» дип кенә әйттек», — диделәр."
-
10. "Янә: «Әгәр без тыңлаган булсак вә гакылыбыз илә кулланган булсак, җәһәннәм әһелләре арасында булмас идек», — дип әйттеләр."
-
11. "Шулай алар гөнаһларын таныдылар. Ычкыныгызчы, җәһәннәмгә хөкем ителгәннәр!"
-
12. "Хакыйкатьтә, яшертен хәлдә Раббыларыннан куркучыларга ярлыкау вә бөек әҗердер."
-
13. "Сүзләрегезне яшерәсезме, әллә ишетерлек иттереп сөйлисезме, Ул —күкрәкләрегездәгене белүчедер."
-
14. Юктан бар итеп яраткан белмәсме әллә? Һәм Ул — үтәдән-үтә күрүче һәм хәбәрдар.
-
15. Ул сезгә җирне буйсындырган. Аның иркенлекләре буенча йөрегез һәм Аның ризыгыннан тукланыгыз! Аңа кире кайтачаксыз!
-
16. "Күктә булучы, җир тетри башлагач, җирдән үзегезне йоттырмасмы дип шикләнәсезме әллә?"
-
17. Әллә күктә булучының үзегезгә таш яудыруыннан шикләнәсезме? Беләсезме әллә үгетләвемнең нәрсә икәнлеген.
-
18. Алардан алда булучылар да кире кактылар. Алар га Минем җәзам ничек булды соң?
-
19. "Өсләрендә канатларын җәеп-җыеп очкан кошларны күрмиләрмени соң? Аларны, Шәфкатьледән башка кем тотып торсын икән? Хакыйкатьтә, Ул — һәрнәрсәне күрүчедер!"
-
20. "Әнә шул — сезгә гаскәр булучы, ул исә Шәфкатьледән башка булыша аламыни? Кәферләр гафиллектә генә бит!"
-
21. "Әгәр Ул сезне ризыгыннан киссә, кем сезне тукландырыр? Әйе, алар буйсынмауда һәм читләшүдә нык торалар."
-
22. "Кем соң тугры юлдан баручы икән: башын иеп йөзе илә җиргә карап баручымы, юкса, тураеп баручы тугрымы?"
-
23. "Әйт: «Ул сезне барлыкка китереп, сезгә колаклар, күзләр вә кальбләр бирүче. Шөкрана кылуыгыз никадәр аздыр!»"
-
24. "Әйт: «Ул сезне җир буенча таратучы, һәм Аңа җыелачаксыз»."
-
25. "«Әгәр сез дөресен сөйләсәгез, кайчан бу вәгъдә булыр?» — дип алар сорыйлар."
-
26. "Әйт: «Хаклыкта, моны белүче — Аллаһ, мин исә ап-ачык аңлатып бирүче үгетләүчедер»."
-
27. "Кәфер булучыларның янына нык якынайткач йөз-кыяфәтләре бозылыр. Аларга: «Бу — үзегез таләп иткән нәрсәдер», — дип әйтелер."
-
28. "Әйт: «Әгәр Аллаһ мине һәм үзем белән булу чыларны һәлак итсә яки рәхмәтенә ирештерсә, ничек , уйлыйсыз, кәферләрне үзәк өзгеч газабыннан кем саклар икән?»"
-
29. "Әйт: «Ул — Шәфкатьле. Без иман китереп инан-дык, Аңа тәвәккәлләдек. Һәм сез тиздән кемнең ап- ачык ялгышлыкта булуын белерсез әле»."
-
30. "Әйт: «Әгәр суыгыз тирән киткән булса, сезгә агым суны кем китереп бирер дип уйлыйсыз?»"
БҮЛЕШҮ
1
әл-Фәтихә
2
әл-Бакара
3
Әәл Гыймран
4
ән-Нисәә
5
әл-Маидә
6
әл-Әнъгам
7
әл-Әгьраф
8
әл-Әнфәәл
9
әт-Тәүбә
10
Йунус
11
Һуд
12
Йусуф
13
әр-Рәгьд
14
Ибраһим
15
әл-Хиҗер
16
ән-Нәхел
17
әл-Исра
18
әл-Кәһеф
19
Мәрйәм
20
Та һә
21
әл-Әмбийә
22
әл-Хәҗҗ
23
әл-Мүъминүн
24
ән-Нур
25
әл-Фуркан
26
әш-Шүъара
27
ән-Нәмел
28
әл-Касас
29
әд-Гъәнкәбүш
30
әр-Рум
31
Лукман
32
әс-Сәҗдә
33
әл-Әхзәб
34
Сәбәә
35
әл-Фәтыр
36
Йәә сиин
37
әс-Саффат
38
Садъ
39
әз-Зүмәр
40
әл-Гафир
41
әл-Фуссыләт
42
әш-Шүрә
43
әз-Зухруф
44
әд-Духан
45
әл-Җәсийә
46
әл-Әхкаф
47
Мухәммәт
48
әл-Фәтех
49
әл-Хуҗурат
50
Каф
51
әз-Зәрийәт
52
әт-Тур
53
ән-Нәҗем
54
әл-Камәр
55
әр-Рәхман
56
әл-Уакыйгъа
57
әл-Хәдид
58
әл-Муҗәдилә
59
әл-Хәҗер
60
әл-Мумтәхәна
61
әс-Саффъ
62
әл-Җумугъа
63
әл-Мунафикун
64
әт-Тәгабун
65
әт-Тәлакъ
66
әт-Тәхрим
67
әл-Мүльк
68
әл-Каләм
69
әл-Хакка
70
әл-Мәгъәриҗ
71
Нух
72
әл-Җинн
73
әл-Музәммил
74
әл-Мудәсир
75
әл-Кыйәмә
76
әл-Инсән
77
әл-Мүрсәләт
78
ән-Нәбәә
79
ән-Нәзигъат
80
Гъабәсә
81
әт-Тәкъүир
82
әл-Инфитар
83
әл-Мутаффифин
84
әл-Иншикакъ
85
әл-Буруҗь
86
әт-Тарекъ
87
әл-Әгълә
88
әл-Гашиййә
89
әл-Фәҗер
90
әл-Бәләд
91
әш-Шәмес
92
әл-Ләйел
93
әд-Духә
94
әл-Инширах
95
әт-Тин
96
әл-Гъаләкъ
97
әл-Кадер
98
әл-Бшййинә
99
әз-Зәлзәлә
100
әл-Гъадийәт
101
әл-Каригъа
102
әт-Тәкәсүр
103
әл-Гъаср
104
әл-Һүмәзә
105
әл-Фил
106
әл-Күрәйеш
107
әл-Мәгъун
108
әл-Кәүсәр
109
әл-Кәфирун
110
ән-Нәсър
111
әл-Мәсәд
112
әл-Ихълас
113
әл-Фәлакъ
114
ән-Нәс