41. әл-Фуссыләт - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Хә мим."
- 2. Шәфкатьле һәм рәхимледән иңдерү.
- 3. "Белгән кавемгә аятьләре гарәпчә Коръән булып аңлатылган китап,"
- 4. сөендерүче һәм искәртүче итеп. Аларның күпчелеге исә борылып куйдылар һәм алар тыңла мыйлар!
- 5. "Һәм алар: «Син безне өндәгән нәрсәгә безнең кальб-күңелләребездә — каплау, колакларыбызда исә— саңгыраулык, безнең белән синең арада— чаршау. Әйдә, гамәлеңне кыл, без дә кылабыз!» — диләр."
- 6. "Әйт: «Хаклыкта, мин сезнең шикелле кеше бит, сезнең иләһегез бердәнбер иләһ дип миңа вәхи ителде. Аңа туры юл белән юнәлегез һәм Аннан ярлыкау сорагыз! Мөшрикләргә исә — кайгы,"
- 7. зәкәт түләмәүчеләргә һәм әхыйрәткә ышанмаучыларга да».
- 8. "Хакыйкатьтә, иман китереп инанучыларга һәм игелек эшләгәннәргә— аларга бетмәс әҗер!"