31. "Әгәр Коръән белән таулар хәрәкәтләндерелсә яки җир ярылдырылса, яки үлекләр сөйләштерелсә... Әйе, әмер тулысынча Аллаһта! Әллә Аллаһ теләсә, барча кешеләрне дә туры юлга күндерер дип иман китереп инанучылар белмиләрмени? Кәфер булучыларга эшләгән эшләренә карата сугу килүдән туктамый, яки Аллаһның вәгъдәсе килгәнгә кадәр аларның йортларына якын итеп туктала. Хакыйкатьтә, Аллаһ вәгъдәсенә хилафлык кылмый!"