logo HARUN YAHYA

әр-Рәхман - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Бу дөньяда һәркемгә шәфкатьле булучы."
  • 2. Ул Коръәнне өйрәтте.
  • 3. Кешене юктан бар итеп яратты.
  • 4. Аны ачык аңлашырга өйрәтте.
  • 5. Кояш һәм ай — хисап вакытлары буенча.
  • 6. Үләне дә һәм агачлар да сәҗдә кылалар.
  • 7. Һәм күкне дә Ул югары итеп корды һәм үлчәүне дә куйды.
  • 8. Сез үлчәүне бозмасыннар өчен дип.
  • 9. Үлчәүне гадел куегыз һәм үлчәүне киметмәгез!
  • 10. Һәм җирне дә... Ул аны җанварлар өчен куйды.
  • 11. Аның өстендә җиләк-җимешләр һәм җимшәнле хөрмә агачлары...
  • 12. Һәм башаклы орлыклар һәм хуш исле үләннәр.
  • 13. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек- нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 14. "Ул кешене нәкъ чүлмәк савыты шикелле яңгырап тора торган балчыктан яратты,"
  • 15. һәм җеннәрне— саф ут ялкыныннан.
  • 16. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 17. Ике мәшрикъ Раббысы һәм ике мәгъриб Раббысы!
  • 18. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 19. Ул очрашып тоташкан ике диңгезне аерды.
  • 20. "Аларның икесенең дә арасында киртә бар, аның аша алар кушыла алмыйлар."
  • 21. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 22. Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән килеп чыга.
  • 23. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ-мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 24. Диңгездә тау кебек югары күтәрелгән йөзүчеләр— Аныкы.
  • 25. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 26. Аның өстендәге һәркем фанидыр.
  • 27. Һәм Раббыңның заты дан һәм хөрмәт белән калачак.
  • 28. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек- нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 29. Күкләрдә һәм җирдә булганнар Аннан сорыйлар. Ул һәр көнне эштә.
  • 30. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 31. "Без сезнең өчен бушанырбыз, ий, авырлык белән йөкләнгәннәр!"
  • 32. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 33. "Ий, җеннәр һәм кешеләр өеме! Әгәр сезнең күкләрнең һәм җирнең чикләрен үтеп чыгарга тәкатегез булса, әйдә үтегез әле! Сез аны үтә алмассыз, фәкать куәт белән генә!"
  • 34. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 35. " Сезнең икегезгә дә ут ялкыны да һәм көчле төтен дә җибәрелер, һәм сезгә беркем дә ярдәм итмәс."
  • 36. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 37. "Һәм күк ярылып, кызарган тире кебек булгач."
  • 38. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 39. "Ул көнне гөнаһлары турында кешеләр дә, җеннәр дә со ралмас."
  • 40. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 41. "Гөнаһкәрләр тамгалары белән танылырлар, һәм аларны маңгай чәчләре белән аякларыннан эләктерерләр."
  • 42. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез
  • 43. Бу — гөнаһкәрләр ялган итеп санаган җәһәннәмдер!
  • 44. Алар аның арасы белән пешерә торган су арасында әйләнеп йөрерләр!
  • 45. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 46. Үз Раббысының дәрәҗәсеннән куркучыларга— ике бакча.
  • 47. һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез
  • 48. Ботаклылар белән.
  • 49. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 50. Икесендә дә ике чишмә агып
  • 51. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 52. Аларның икесендә дә— һәртөрле ишле җиләк-җимеш.
  • 53. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 54. Алар — парча белән тышланган түшәкләрдә таянган хәлдә. Ике бакчада да җимешләрне өзәргә якын гына!
  • 55. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъ мәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 56. "Анда — боларга хәтле кеше дә, җен дә тимәгән — тыйнак күзлеләр."
  • 57. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 58. Алар нәкъ якут һәм мәрҗән кебекләр!
  • 59. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 60. Яхшылыкка яхшылыутан гайре җәза булырмы?
  • 61. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 62. Һәм бу икедән башка тагын ике бакчадыр!
  • 63. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 64. Караңгы яшелләр.
  • 65. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 66. Анда — сулары бәреп чыга торган ике чишмә.
  • 67. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 68. "Аларның икесендә дә — җимешләр дә, хөрмәләр дә, һәм анарлар да."
  • 69. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 70. "Анда — хәерлеләр, гүзәлләр."
  • 71. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 72. "Кара күзлеләр, чатырларга яшерелгәннәр."
  • 73. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 74. "Боларга хәтле, аларга кеше дә һәм җен дә тотынмаган."
  • 75. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 76. Яшел мендәрләргә һәм матур келәмнәргә таянып.
  • 77. Һәм икегезнең дә тәрбиячесе Раббыгызның рәхәтлек-нигъмәтләреннән сез кайсысын ялган дип исәпләп танымыйсыз соң?
  • 78. Дан һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның исеме мөбарәк булсын!
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс