5. әл-Маидә - Коран
- 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Ий, иман китереп инанучылар! Килешүләре гездә төгәл булыгыз! Сезгә укылганнардан башка хайваннардан йорт мал-туарлары рөхсәт ителгән, сезгә ихрам хәлендә булганда ау рөхсәт ителми! Хакыйкатьтә, Аллаһ үзе теләгәнчә хөкем кыла!"
- 2. "Ий, иман китереп инанучылар! Аллаһның билгеләрен дә, тыелган айларның да, корбан хайваннарның да, бизәкләнгәннәрнең дә, Раббыларының фазылын һәм ризалыгын теләп изге йортка юнәлгәннәрнең дә йолаларын бозмагыз! Сезгә рөхсәт ителгән вакытта булса, ауга чыгыгыз! Сезне, изге мәчеттән тыеп, чиктән узуга китерүче кавемгә булган нәфрәтегез гөнаһка кертмәсен. Изгелектә һәм тәкъвалыкта бер-берегезгә ярдәм итегез һәм гөнаһ белән дошманлыкта ярдәм итмәгезче! һәм Аллаһтан куркыгыз! Хакыйкатьтә, газап бирүдә Аллаһ көчле!"
- 3. "Сезгә үләксә, кан, дуңгыз ите, Аллаһтан башканы әйтеп чалган, буылган һәм бәреп үтерелгән, һәм биектән егылып төшеп үлгән, һәм сөзеп үтерелгәннең ите, һәм кыргый хайван ашаган булганы — йола буенча бугазланганнан башка, һәм келәү урыннарында чалынганда, һәм уклар белән бүленгәннәрдә тыелган. Болар — бозык юлга керү. Бүген кәфер булучылар сезнең динегездән өметсезләнде. Алардан курыкмагызчы, Миннән куркыгыз! Бүген Мин сезнең өчен динегезне камилләдем һәм сезгә Үземнең нигъмәтемне дә тәмамладым. Исламны сезгә дин итү белән разый булдым. Һәм әгәр берәү ачлык сәбәпле гөнаһка авышмыйча мәҗбүр булса, хакыйкатьтә, Аллаһ — ярлыкаучы, рәхимле!"
- 4. "Алар синнән үзләренә нәрсә рөхсәт ителгәнен сорыйлар. Әйт: «Сезгә хуш булган нәрсәләр һәм ерткыч хайваннарга — аларны эт өйрәткәндәге кебек — Аллаһ сезгә өйрәткән нәрсәне өйрәтүегез рөхсәт ителә! Алар сезнең өчен тотканны ашагыз һәм аның өстендә Аллаһның исемен искә алыгыз! Аллаһтан куркыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ — хисапта тиз булучы!"
- 5. "Бүген сезгә хуш нәрсәләр хәләл ителде һәм китап бирелгәннәрнең тәгамнәре сезгә хәләл ителгән һәм сезнең тәгамнәрегез аларга хәләл ителде. Һәм иман китергәннәрдән гыйффәтле хатыннар да һәм сезгә кадәр китап бирелгәннәрдән гыйффәтлеләр дә, әгәр үзегез гыйффәтле булып, азгынлыкка бирелмисез икән һәм яшереп сөяркә тотмыйсыз икән һәм аларга әҗерләрен түләсәгез... Әгәр кем иманнан кайтса, аның гамәле юкка чыгар һәм әхыйрәттә дә ул зыян күрүчеләрдән булыр»."