logo HARUN YAHYA

әл-Мүрсәләт - Коръән - Харун Яхъя

  • 1. "Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән... Бер-бер артлы җибәрелә торганнар белән ант итәм,"
  • 2. "һәм көчле иттереп исүчеләр белән,"
  • 3. "һәм киң итеп таратучылар белән,"
  • 4. "һәм нык иттереп аеручылар белән,"
  • 5. "һәм искә алуны тапшыручылар белән,"
  • 6. кичерү өчен яки үгетләү өчен!
  • 7. "Сезгә вәгъдә ителгән нәрсә, хаклыкта, әлбәттә, булачак бит."
  • 8. "Һәм кайчан йолдызлар сүнә икән,"
  • 9. "һәм кайчан күк ярыла икән,"
  • 10. "һәм кайчан таулар ишелә икән,"
  • 11. "һәм кайчан рәсүлләргә билгеле вакыт билгеләнә икән,"
  • 12. кайсы көнгә кадәр кичектерелер?
  • 13. Аермалык көненә кадәр.
  • 14. Аермалык көне нәрсә икәнлеген сиңа ни белгертер?
  • 15. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— үкенеч!
  • 16. Без әүвәлгеләрне һәлак итмәдекмени?
  • 17. Моннан соң Без алар артыннан ахыргыларны да җибәрербез.
  • 18. Гөнаһкәрләр белән Без шулай эшлибез!
  • 19. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— үкенеч!
  • 20. Без сезне көчсез судан гына барлыкка китермәдекмени?
  • 21. "Һәм Без аны ышанычлы урында булдырмадыкмы,"
  • 22. мәгълүм вакытка кадәр.
  • 23. "Без чамалап куйдык, һәм нинди яхшы чамалаучы Без!"
  • 24. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— үкенеч!
  • 25. Без җирне сыену урыны итмәдекмени?
  • 26. Тереләргә һәм үлеләргә?
  • 27. "Һәм анда нык тора торган горурларны булдырдык, һәм сезне тозсыз су белән сыйладык."
  • 28. Ялганга чыгаручыларга ул көнне — үкенеч!
  • 29. Сез үзегез ялган дип исәпләгән нәрсәгә китегез.
  • 30. Өч тармаклы караңгылыкка китегез.
  • 31. "Күләгәле дә түгел ул, һәм ялкыннан да коткармый."
  • 32. "Ул сарай кадәр очкыннар ташлый,"
  • 33. алар нәкъ сары дөяләр кебек.
  • 34. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— кайгы!
  • 35. Бу көнне сөйләшә алмаслар.
  • 36. Аларга акланырга да изен-рөхсәт ителмәс.
  • 37. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— кайгы!
  • 38. Бу — аермалык көне. Без сезне һәм әүвәлгеләрне дә җыйдык.
  • 39. "Әгәр хәйләгез булса, Миңа каршы хәйлә корып карагыз!"
  • 40. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— үкенеч!
  • 41. "Тәкъвалык ияләре, хакыйкатьтә, күләгәләрдә һәм чишмәләр"
  • 42. белән җаннары теләгән җимешләр арасында.
  • 43. Кылган гамәлләрегезгә күрә исәнлеккә-саулыкка ашагыз һәм эчегез!
  • 44. "Без, хакыйкатьтә, яхшылык кылучыларны шулай бүләклибез."
  • 45. Ялганга чыгаручыларга ул көнне — үкенеч!
  • 46. Ашагыз һәм аз гына файдаланыгыз! Сез бит гөнаһкәрләр!
  • 47. Ялганга чыгаручыларга ул көнне— үкенеч!
  • 48. "Аларга: «Рәкәгать кылыгыз!» —дип әйтелсә, рәкәгать кылмыйлар."
  • 49. Ялганга чыгаручыларга ул көнне — үкенеч!
  • 50. Моннан соң нинди хикәягә ышанырлар икән алар?
БҮЛЕШҮ
Facebook
X
WhatsApp
Telegram
QR Code
QR Code
1 әл-Фәтихә
2 әл-Бакара
3 Әәл Гыймран
4 ән-Нисәә
5 әл-Маидә
6 әл-Әнъгам
7 әл-Әгьраф
8 әл-Әнфәәл
9 әт-Тәүбә
10 Йунус
11 Һуд
12 Йусуф
13 әр-Рәгьд
14 Ибраһим
15 әл-Хиҗер
16 ән-Нәхел
17 әл-Исра
18 әл-Кәһеф
19 Мәрйәм
20 Та һә
21 әл-Әмбийә
22 әл-Хәҗҗ
23 әл-Мүъминүн
24 ән-Нур
25 әл-Фуркан
26 әш-Шүъара
27 ән-Нәмел
28 әл-Касас
29 әд-Гъәнкәбүш
30 әр-Рум
31 Лукман
32 әс-Сәҗдә
33 әл-Әхзәб
34 Сәбәә
35 әл-Фәтыр
36 Йәә сиин
37 әс-Саффат
38 Садъ
39 әз-Зүмәр
40 әл-Гафир
41 әл-Фуссыләт
42 әш-Шүрә
43 әз-Зухруф
44 әд-Духан
45 әл-Җәсийә
46 әл-Әхкаф
47 Мухәммәт
48 әл-Фәтех
49 әл-Хуҗурат
50 Каф
51 әз-Зәрийәт
52 әт-Тур
53 ән-Нәҗем
54 әл-Камәр
55 әр-Рәхман
56 әл-Уакыйгъа
57 әл-Хәдид
58 әл-Муҗәдилә
59 әл-Хәҗер
60 әл-Мумтәхәна
61 әс-Саффъ
62 әл-Җумугъа
63 әл-Мунафикун
64 әт-Тәгабун
65 әт-Тәлакъ
66 әт-Тәхрим
67 әл-Мүльк
68 әл-Каләм
69 әл-Хакка
70 әл-Мәгъәриҗ
71 Нух
72 әл-Җинн
73 әл-Музәммил
74 әл-Мудәсир
75 әл-Кыйәмә
76 әл-Инсән
77 әл-Мүрсәләт
78 ән-Нәбәә
79 ән-Нәзигъат
80 Гъабәсә
81 әт-Тәкъүир
82 әл-Инфитар
83 әл-Мутаффифин
84 әл-Иншикакъ
85 әл-Буруҗь
86 әт-Тарекъ
87 әл-Әгълә
88 әл-Гашиййә
89 әл-Фәҗер
90 әл-Бәләд
91 әш-Шәмес
92 әл-Ләйел
93 әд-Духә
94 әл-Инширах
95 әт-Тин
96 әл-Гъаләкъ
97 әл-Кадер
98 әл-Бшййинә
99 әз-Зәлзәлә
100 әл-Гъадийәт
101 әл-Каригъа
102 әт-Тәкәсүр
103 әл-Гъаср
104 әл-Һүмәзә
105 әл-Фил
106 әл-Күрәйеш
107 әл-Мәгъун
108 әл-Кәүсәр
109 әл-Кәфирун
110 ән-Нәсър
111 әл-Мәсәд
112 әл-Ихълас
113 әл-Фәлакъ
114 ән-Нәс